news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан кыш китәргә ашыкмый

Синоптиклар алдагы ике көнгә фаразларын җиткерде.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 20 март көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана.
 
Урыны белән явым-төшемнәр күзәтелә – кар һәм җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -2..-7, аязган вакытта  -10 градуска кадәр салкын. Көндез -3..+2 градус булачак. Юлларда бозлавык.
 
21 мартта шулай ук аязучан болытлы һава. Урыны белән явым-төшемнәр күзәтеләчәк, кар һәм юеш кар. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -4..-9, аязган вакытта  -12 градуска кадәр салкын. Көндез -2..+3 градус. Юлларда бозлавык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100