news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан көзге чакырылышның беренче төркемен Балтыйк диңгезе флотына озаталар

Татарстаннан көзге чакырылышның беренче төркемен Балтыйк диңгезе флотына озаталар
Михаил Захаров

Бүген көзге чакырылышның беренче төркемен Татарстанның хәрби комиссариатыннан Балтыйк диңгезе флотына озаталар.

Диңгез флотында хезмәт итәргә теләгән кырыклап егет белән Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин очрашты. Комиссар вакытлыча хәрби хезмәткә алынучыларның махсус хәрби операциягә эләкмәячәген ышандырды.

«Егетләр башта 4-5 айга хәрби өйрәнү үзәкләренә хәрби белгечлеккә укырга җибәрелә. Вакытлыча хәрби хезмәткә алынучыларның барысы да хезмәт срогын тутыруга өйләренә кайтачак», - диде Сергей Погодин.

Хәрби комиссар сүзләренчә, 2022 елның ноябрь-декабрь айларында Татарстаннан вакытлыча хәрби хезмәткә өч меңгә якын егет китәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot