news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков Халыкара космик станция командиры булды

Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков Халыкара космик станция командиры булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков Халыкара космик станция командиры булды. Бу хакта Роскосмос дәүләт корпорациясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Рыжиков командованиене япон астронавты Такуя Онишидан кабул итеп алган. Экипаж белән җитәкчелек итүне тапшыру тантанасында ул «станция ачкычларын» ала һәм рындага суга.

Роскосмоста хәбәр итүләренчә, командир вазифасына экипаж эшен оештыру, МКСның Россия һәм Америка сегментларында эшләрне координацияләү, шулай ук штаттан тыш хәлләр булганда Королевтагы һәм Хьюстондагы Очышлар белән идарә итү үзәге белән оператив элемтә керә.

Сергей Рыжиковның бу өченче космик очышы. Ул станция бортында 2025 елның апреленнән Алексей Зубрицкий һәм Джонатан Ким белән бергә экипаж составында эшли. Ул орбитада декабрьгә кадәр булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot