news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан контракт нигезендә хезмәт итүчеләрнең ике категориясе 305 мең сум алачак

Татарстаннан контракт нигезендә хезмәт итүчеләрнең ике категориясе 305 мең сум алачак
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда контракт нигезендә хезмәт итүчеләрнең ике категориясенә 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк. Әлеге карарны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Беренче категориягә 2023 елның 31 августыннан соң РФ Кораллы көчләре сафында хезмәт итү турында контракт төзегән мобилизацияләнүчеләр керә.

2023 елның 31 августыннан соң РФ Кораллы көчләре сафында чакыру буенча хезмәт узган вакытта контракт төзергә карар кылган татарстанлылар икенче категориягә карый.

Указ быел 31 декабрьгә кадәр гамәлдә.

  • Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, ташламалар, премияләр, түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 номеры буенча белеп була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100