news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан килгән студентлар әхлаклы – Марокко галиме Абдулла Суфьяни

"Әхлаклылык татар милләтенең холкын бәяли”, - дип белдерде галим.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанга Марокко корольлегеннән килгән шәригать фәннәре докторы, “Әл-Карауин” университетының теология факультеты профессоры Абдулла Суфьяни Татарстаннан Мароккога килгән студентларны мактап телгә алды. Бүген Марокко галиме Казанда Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумында катнашты.

“Сез балаларыгызның татар телен белүен телисез. Бу бик яхшы күренеш. Казан ислам университеты белән килешү нигезендә, сездән безгә укучылар килә. Аларның бик әхлаклы булуын күрәм. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт”, - дип мөрәҗәгать итте Абдулла Суфьяни форумда катнашучы Татарстан мөгаллимнәренә.

Кунак Татарстан әхлагы башкалардан аерылып торуын билгеләп узды. “Сез төбәгегездә татар телен саклау мәсьәләләрен күтәрәсез. Әхлаклылык татар милләтенең холкын бәяли”, - дип белдерде.

Абдулла Суфьяни чыгышында үзләрендә дин белеме турында кыскача сөйләде. Ислам культурасы, башка халыкларның культурасы турында дәресләр күп үткәрелүен әйтте. Соңгы елларда дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүен һәм хәзерге вакытта дәресләр рәсми рәвештә алып барылуын билгеләп узды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot