news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан килүче «Приора» Чувашстанда «Мерседес» йөк автомобиле белән бәрелешкән

«Лада» шоферын хастаханәгә озатканнар, аның пассажиры һәлакәт булган урында үлгән.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Чувашстанда Татарстаннан килүче «Приора» белән «Мерседес» йөк автомобиле бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Авария узган шимбәдә Вурнар районының Мачамуши авылы янында булган.

Шаһитлар әйтүенчә, туй кортежында хәрәкәт итүче автомобиль үзеннән алда барган машинаны узарга чыккан, әмма маневрын төгәлләп өлгерә алмыйча, каршы як полосада «Мерседес» йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Шуннан соң, ике машина да юл читенә очкан. Фура яны белән ауган, җиңел автомобильгә дә җитди зыян килгән.

«Лада» шоферын хастаханәгә озатканнар, аның пассажиры һәлакәт булган урында үлгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100