Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан катнашучы «Белем.Авторлар» җыр сүзләре авторлары конкурсы финалисты булды
Россиянең «Белем» җәмгыяте Н.Н.Добронравов исемендәге «Белем.Авторлар» бөтенроссия җыр сүзләре авторлары конкурсы финалистларын игълан итте. Финалга илнең 24 төбәгеннән 38 авторның 40 әсәре үткән.
20 майга кадәр МАКС илкүләм мессенджерында халык арасында онлайн-тавыш бирү бара. Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәләрен һәм жюри бәяләрен исәпкә алып билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр 2026 елның маенда игълан ителәчәк. Проект Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Татарстанны финалда «Русское раздолье» әсәре белән Владимир Дресвянников тәкъдим итә. Аның эше «Ватан турында» (О Родине) тематик юнәлешендәге иң яхшы конкурс эшләре рәтенә кергән. Бу номинациягә барлыгы 2,2 меңнән артык гариза кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз