news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан, көзге чакырылышта беренче булып, 80 егет иртәгә хәрби хезмәткә китәчәк

Гомумән бу көздә республикадан хәрби хезмәткә барлыгы 3,5 мең егет алыначак.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). 2017 елның көзге чакырылышын башлап, Татарстаннан 80 егет иртәгә хезмәт итү урыннарына җибәреләчәк. Алар өчен киләсе ел Мәскәү һәм Ленинград гарнизоннарының хәрби бүлекләрендә узачак. Гомумән бу көздә республикадан хәрби хезмәткә барлыгы 3,5 мең егет алыначак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру һәм әзерлек бүлеге башлыгы, полковник Дмитрий Гурылев сөйләде.

Чакырылыш кампаниясендә бернинди тоткарлык, җыеп җиткермәү, дәгъва булмады – республика хәрби комиссариатының эше яхшы оештырылган.

«Кораллы көчләрдә техника үзгәрде, ул егетләрнең техник яктан әзерлеген таләп итә. Шуңа күрә без югары һәм урта һөнәри белемгә игътибар итәбез. Без тиешле техник белегечлек алган егетләрне эзлибез», – диде Дмитрий Гурылев.

Сүз уңаеннан, Яр Чаллыда берничә ел инде хәрби водолазларга максатчан җыю бара.

«Хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү буенча канун актлары бар. Дәүләт муниципаль хезмәтен узу турында билгеле бер актлар кабул ителде. Әгәр граждан, канун нигезендә сәбәбе булмыйча, хәрби хезмәтне узмаса, димәк, ул дәүләт һәм муниципаль вазифаны башкара да, көч структураларында эшли дә алмаячак. Хәзер эре компания җитәкчеләре дә, эшкә кабул иткәндә, хәрби хезмәттә булуга игътибар итә», – дип ассызыклады Гурылев.

22 октябрьдә көзге чакырылышның беренче егетләре хәрби хезмәткә китә. 23 октябрьдә тагын ике төркем кузгалачак. Шул рәвешле барлыгы 3,5 мең егет хәрби хезмәт итү урыннарына китәчәк.

Командалар ничек формалашканын һәм «Патриот» үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучылар нәрсә белән шөгыльләнгәнне 26 октябрьдә күрергә мөмкин булачак. Иртәнге 10.00 сәгатьтә республиканың җыелу пунктында "Ачык ишекләр көне" башланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100