news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан ике команда Сочи Бөтендөнья роботлар олимпиадасында катнаша

Иртәгә – ярышларның беренче көне

  (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Сочида Роботехника көннәре башланды, аның кысаларында Бөтендөнья роботлар олимпиадасы WRO-2014 узачак.

Татарстан делегациясе составына укучылардан ике команда, укучыларны әзерләгән Иннополис университеты вәкилләре һәм ТР Мәгълүмати технологияләре үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова кергән.
Иртәгә – ярышларның беренче көне, ә якшәмбе җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot