news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан җиде адвокат махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылган

Татарстаннан җиде адвокат махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылган һәм армиягә кушылган. Алар Россия дәүләт бүләкләренә лаек булды, дип белдерде Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов. Ул бу хакта Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.

«Алар батырларча махсус хәрби операциягә барырга карар кылды. Хәрби операция зонасыннан кайткач, аларга бүләкләр тапшырылачак», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot