news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан хаҗ кылу бәясенең күпме икәне мәгълүм булды

Быел хаҗ кылырга баручы Татарстан кешеләренә өч төрле программа тәкъдим ителгән.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстаннан хаҗ кылу бәясенең күпме икәне мәгълүм булды. Бу хакта бүген “Мәскәү – Казан – Симферополь” видеокүпере барышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "ДУМ РТ Хадж" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Ранис Вахитов хәбәр итте.

“Быел Татарстаннан хаҗ кылырга баручылар өчен 3 программа тәкъдим ителде. Аның иң арзаны, ел башында, 100 мең сум чамасы тора иде. Ул программа Казан яки Мәскәүдән Дубайга очуны, аннан исә автобус белән Мәккәгә барудан гыйбарәт. Бу программага бик зур ихтыяҗ булды. Моннан тыш уңайлыклары зуррак булган, туры авирейслы программалар бар. Аның бәясе – 230 мең сум. Бу программа ашау-эчүне, кунакханәдән тәүлек әйләнәсенә трансферны, хаҗ кылучы комплекты (кечкенә букча, тәгәрмәчле зур букча) һәм башкаларны үз эченә алган. Шулай ук “эконом-авиа” хезмәт күрсәтү пакеты бар. Аның бәясе 165 мең сум тирәсе”, – диде Ранис Вахитов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100