news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 700гә якыны – Мәккәдә, тагын 500-е – юлда

2019 елда Татарстан Республикасына хаҗ кылу өчен 1800 урынлык квота бүлеп бирелде.

Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 700гә якыны – Мәккәдә, тагын 500-е – юлда
dumrt.ru

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча, хаҗ сезоны башланганнан бирле 700гә якын татарстанлы Согуд Гарәбстанына барып җитте. Аларның барысы да кунакханәләргә урнашты, ихрамга кереп, кече хаҗ – гомрә кылуга кереште.Ихрам кешенең хаҗ гамәлләрен үтәргә ниятләвен аңлата. Моннан тыш, Татарстан Республикасыннан тагын 500 хаҗи хәзерге вакытта юлда, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

2019 елда Татарстан Республикасына хаҗ кылу өчен 1800 урынлык квота бүлеп бирелде. 245 кешелек 5 төркемнән торган иң зур делегация Казаннан 2 августта очып китәчәк. Хаҗиларның соңгы төркеме башкаладан Согуд Гарәбстанына 4 августта китәчәк.

Татарстан хаҗилары Изге сәфәргә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы программалары буенча бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100