news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның яртысыннан артыгы армиягә озатылган инде

Аларның яртысы югары һәм урта һөнәри белемле

(Казан, 30 ноябрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Татарстаннан 3400 егет хәрби хезмәткә озатылды. Аларның яртысы югары һәм урта һөнәри белемле, дип хәбәр иттеләр бүген “Татар–информ” агентлыгына Татарстан хәрби комиссариатыннан.
Хәзерге вакытта алар яшь сугышчы курсын уза һәм хәрби ант бирергә әзерләнә. Татарстан егетләре күбесенчә Идел буе–Урал һәм Мәскәү хәрби округлары гаскәрләренә озатыла, шулай ук Ерак Көнчыгышка китүчеләр дә бар.
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе 31 декабрьдә төгәлләнә. Бу чакырылышта армиягә 6 меңнән артык татарстанлы озатылачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100