news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучы 224 егет Читага юл алды

Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башыннан барлыгы хезмәт итү урыннарына 2745 яшь татарстанлы киткән.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген Татарстан хәрби хезмәткә озату пунктында тантаналы митинг булды. Шуннан соң 224 яшь татарстанлы хәрби эшелонда хезмәт итү урыны булган Читага юл алды. Республикадан 1 декабрь торышына хәрби хезмәткә барлыгы 2745 егет озатылган. Аларның 1943е югары һәм урта һөнәри белемле. 512се –«С» категорияле машина, «БТР-80» һәм МТЛБ чылбырлы тягач йөртүче хәрби белгечлек алучылар.

РФ Оборона министрлыгы спонсор ярдәме белән 45 хезмәткә чакырылучы укчы-парашютчы һөнәрен үзләштергән. Татарстанлылар хезмәт иткән җирләрдән бары мактау сүзләре генә килеп тора, дип белдерделәр.

«Егетләр алар булдыралар, эш аларда гына да түгел. Республика җитәкчелегеннән эш шундый итеп куелган: без алар янына концерт-театрлар белән барабыз, әти-әниләрен алып барабыз. Командованиенең карашы шунда ук үзгәрә. Егетләр дә үзләренә нинди караш булуын белеп, үзләрен тиешенчә тота. Командирлар безнең егетләр әзерлекле килә һәм көнкүрештә дә үзләрен кирәгенчә тота беләләр, дип мактыйлар», – дип билгеләп үтте ТР хәрби комиссары Сергей Погодин.

Юлга кузгалган  хәрби хезмәткә чакырылган 224 егет Читага биш тәүлек барачак. Быел кертелгән яңалык буенча поезда аларны көненә өч тапкыр шәхси фирма тукландырачак. Әлеге тәҗрибәне Сергей Погодин Казан ашханәләрендә балаларны ашату буенча үткәрелгән тәҗрибә белән чагыштырды.

Митингта хәрби хезмәткә алынучылар алдында дин әһелләре чыгыш ясады. Алар Илне саклау – һәркемнең изге бурычы, дип белдерде. Республика инвалид – ветераннарның «ТР Ветераннар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев егетләргә яхшы хезмәт итеп кайтуларын теләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot