news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы О.Морозов Ленинны Мавзолейда җирләргә тәкъдим итә

Ленинны җирләү турындагы референдум “илне шартлатырга мөмкин”, дип җиткерде ул.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов Ленинны Кызыл мәйданда Мавзолейда җирләргә һәм бу урында хәтер һәм килешү мемориалын булдырырга тәкъдим итә . Бу хакта РИА ”Новости” җиткерә.

Шул ук вакытта ул бу мәсьәләдә бөтенроссия референдумын уздырмаска, ә тиешле федераль закон кабул итәргә кирәк, дип саный.

Морозов Ленинны җирләү турындагы референдум “илне шартлатырга мөмкин”, дип сагаюын белдерә.

Морозов Ленин гәүдәсен җиргә иңдерү ашыгыч түгел, ә бу мәсьәлә килеп басканда әлеге вариантның оптималь булуын җиткергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot