news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан Эллина Лексина “Дөньяның иң яхшы моделе-2008” дип табылды

Анталиядә «Little miss World-2008» дип исемләнгән матурлык һәм талантлар Халыкара балалар фестивале төгәлләнде

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Төркиянең Анталия шәһәрендә «Little miss World-2008» дип исемләнгән матурлык һәм талантлар Халыкара балалар фестивале төгәлләнде. Конкурста Татарстанның яшь гүзәлләре уңышлы чыгыш ясады һәм яңа исемнәргә лаек булды. Бу хакта “Татарстан гүзәле” иҗтимагый оешмасының дирекциясе хәбәр итә.
Конкурста “Татарстанның нәни гүзәле-2008” республика балалар конкурсында җиңү яулаган Эллина Лексина һәм бәйгенең финалына чыккан Анна Карпова катнашты. Әлеге конкурстан соң Эллина июнь аенда Мәскәүдә узган “Россиянең нәни гүзәле-2008” кункурсында катнашып, “Беренче Принцесса” дип табылган иде. Ә Анна “Мини-мисс Синема-2008” Бөтенроссия конкурсында “Беренче Вице-мисс” титулын яулады. Россияне тәкъдим итүче кызларның икесе дә сәхнәгә татар халкының милли киемнәрендә чыкты һәм туган төбәкләре – Татарстан турында сөйләде.
Эллина Лексина Халыкара жюри тарафыннан “Дөньяның иң яхшы моделе-2008”, Ә Анна Карпова конкурсның “Иң яхшы актрисасы” дип табылды.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100