news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан егерме табиб Лисичанскида балаларга медицина тикшерүе уздырган

Татарстан табиблары Лисичанскида яшәүче балаларга медицина тикшерүе уздыра. Бригадада 22 табиб, шул исәптән машина йөртүче, барлык белгечлек табиблары да бар. Бу хакта Луганск Халык Республикасы Хөкүмәтенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Табиблар бригадасы җитәкчесе Руслан Мөхәммәдиев медбригаданың Россия Президенты инициативасы белән килүен сөйләде.

«Владимир Путин Россиянең яңа төбәкләрендә балаларга тулы диспансеризация уздыру бурычы куйды», – диде ул. 

Татарстан табиблары Перевальск һәм Сватовск районнарында булган инде. Табиблар 4000нән һәм 2500дән күбрәк баланы караган.

Табиблар Лисичанскта яшәүче балаларда шактый гына патологияләр ачыклаган. Балаларның сәламәтлегенә сугыш та, ковид да зур йогынты ясаган, диде Руслан Мөхәммәдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100