news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан Эчкенгә фура белән төзелеш материаллары алып килделәр

Татарстаннан Эчкенгә фура белән төзелеш материаллары алып килделәр
Энҗе Габдуллина

Курган өлкәсе Эчкен авылында янгын вакытында 223 йорт янып беткән иде. Татарстаннан янгында зыян күргән Курган өлкәсе Эчкен-Йолдыз авылына төзелеш материаллары, аерым алганда койма тотар өчен профиль тимерләр алып килделәр. Гуманитар ярдәм 2 миллион 200 мең сумны тәшкил иткән.

Татарстан премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Эчкен авылында Координацион совет вәкилләре белән күрешкәндә гуманитар ярдәмне гаризалар нигезендә җыюларын әйтте.

«Тиздән 75 өйгә түбә өчен профнастил китерәчәкләр», – диде Васил Шәйхразыев.

Халык материалларны метраж буенча алып китә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot