news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан дүрт укучы «Софиум» олимпиадасында җиңүче булды

Татарстаннан дүрт укучы «Софиум» олимпиадасында җиңүче булды
Фото: РФ Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте

Россия Үзәк сайлау комиссиясендә «Софиум» мәктәп укучылары арасында сайлау хокукы буенча бөтенроссия олимпиадасының финал сынаулары тәмамланды. Йомгаклау интеллектуаль уенында ил төбәкләреннән һәм «Сириус» территориясеннән 121 укучы катнашты, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.

Конкурс нәтиҗәләре нигезендә, Татарстаннан дүрт укучы иң күп балл җыйган һәм беренче урынга лаек булган.

Җиңүчеләр:

  • Түбән Кама районыннан Амира Архипова,
  • Азнакай районыннан Әдилә Нәфыйкова,
  • Чаллыдан Валерия Гусева,
  • Алексеевск районыннан Богдана Мелехина.

Республикадан тагын ике укучы – Софья Андриянова һәм Марина Кузнецова призерлар исемлегенә кергән.

Финалга чыгучыларга сертификатларны Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы, олимпиаданың оештыру комитеты рәисе Элла Памфилова тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot