news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан Дума депутаты социаль ярдәмне исәпләүнең яңа кагыйдәләре турында сөйләде

Татарстаннан Дума депутаты социаль ярдәмне исәпләүнең яңа кагыйдәләре турында сөйләде
"Татар-информ" архивы

2024 елдан гражданнарның социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын исәпләгәндә гаилә парларының һәм гаиләдәге балигъ булмаган балаларның (яки көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге студентларның) керемнәре генә исәпкә алыначак. Бу хакта Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова телеграм-каналында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә мондый кагыйдәләр балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие исәпләгәндә кулланыла.

«Бүген без Россия Федерациясе Хөкүмәте тәкъдим иткән законны кабул иттек, аның нигезендә гражданнарның социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын исәпләү кагыйдәләре үзгәрә. Хәзер аларны йорт хуҗалыгыннан түгел, ә гаилә керемнәренә карап санаячаклар», – дип язган депутат.

Ларионова шулай ук әлеге законның социаль контракт турында килешүләр төзүне җиңеләйтәчәген билгеләп үтте.

«Аны төзү өчен хәзер күп функцияле үзәк аша гариза бирергә кирәк. Яңа нормалар үз көченә кергәч, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн бирергә мөмкин булачак», – дип аңлатты депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100