news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан депутат II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

Татарстаннан депутат II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
Олег Морозовның матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты, Контроль комитеты рәисе Олег Морозовны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Югары дәүләт бүләге Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.

Тантаналы чара бүген Кремль сараеның Георгий залында Дәүләт башлыгының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуы кысаларында узды.

Олег Морозов Казанда туган, Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Ул 1993 елдан башлап Дәүләт Думасында депутат булып тора. Төрле вакытта палата вице-спикеры, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы (2012-2015) вазифаларын башкара, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы була .

Элегрәк III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, мактау һәм Александр Невский орденнары белән бүләкләнгән. 2021 елда Дәүләт Думасының контроль комитетын җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot