news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан дүрт спортчы яшүсмерләрләр арасында Олимпия уеннарында катнаша

Турнир бүген Лозаннада старт ала һәм 22 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Татарстаннан дүрт спортчы яшүсмерләрләр арасында Олимпия уеннарында катнаша
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстаннан дүрт спортчы өченче кышкы яшүсмерләр Олимпия уеннарында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хоккей буенча Россия җыелма командасында «Ак Барс» яшьләр уенчысы Гадел Сафин чыгыш ясаячак, чаңгыда Илүзә Госманова ярыша, Диана Мөхәммәтҗанова фигуралы шуу буенча программа тәкъдим итә, ә Данил Садриев чаңгыда трамплиннан сикерүдә Татарстан данын яклаячак.

Бүген Лозаннада старт алачак турнир 22 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Турнирда спортның 16 төрендә 70 илдән 15-18 яшьлек 1880 атлет катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot