news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан Дәүләт Думасына «Бердәм России» партиясе буенча тугыз депутат үтә

Депутатлар саны төбәкләрдә сайлауларга килүчеләр санына бәйле.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Бердәм Россия» партиясе сайтында бердәм федераль сайлау округы буенча тавыш бирүнең башлангыч нәтиҗәләре билгеле булды. Таблицадан күренгәнчә, Татарстан бердәм сайлау бүлегендә «Бердәм Россия» партиясе 85,27 процент тавыш җыйган һәм ул тугыз мандат ала (тагын алты депутат бермандатлы округ буенча үткән).

Исегезгә төшерәбез: һәр төбәктән депутатлар саны сайлауларга килүчеләр саныннан бәйле. Татарстан партия исемлеге буенча ун вәкил үткәрер дип көтелгән иде.

Шулай булуга да карамастан, сайлауларда рәсми нәтиҗәләр әле чыгарылмады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot