Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстаннан Дәүләт Думасына 15 депутат үткән – Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары
РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларның соңгы нәтиҗәләрен хәбәр итте, исемлектә 450 депутат, шуларның 15е ТР вәкилләре.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ») Бүген РФ Үзәк сайлау комиссиясе 7 чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларының соңгы нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. 56/541-7 санлы карар нигезендә сайлаулар узды дип, ә аларның нәтиҗәләре дөрес дип санала.
Дәүләт Думасының яңа составына 450 депутат кергән. Исемлеккә Татарстаннан 15 депутат бар: 9ы федераль сайлау округы, 6сы бермандатлы округ буенча үткән. Алар барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән.
Федераль округтан:
1. Миңнеханов Рөстәм Нургали улы
2. Әхмәтов Марат Гата улы
3. Сидякин Александр Геннадьевич
4. Фәррахов Айрат Зәки улы
5. Чайка Валентин Васильевич
6. Богуславский Ирек Борисович
7. Гаделшин Морат Әсфәндиар улы
8. Бариев Марат Мансур улы
9. Хөснулин Равил Камил улы
Бермандатлы округтан:
10. Сибагатуллин Фатыйх Сәубән улы
11. Гыйльметдинов Илдар Ирек улы
12. Хәйруллин Айрат Нәҗип улы
13. Когогина Әлфия Гомәр кызы
14. Хәйров Ринат Шамил улы
15. Минкин Иршат Солтан улы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз