news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Хәбәр» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителә торган газета-журналлар, радио һәм телевидение өчен «Хәбәр» бөтенроссия конкурсын оештыра. Конкурс өченче ел рәттән уза. Быел конкурска Россиянең 13 төбәгеннән 31 эш кабул ителгән. Жюри 9 җиңүчене сайлап алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«Татар дөньясы» номинациясендә җиңүчеләр:

  • «Яңарыш» газетасы редакциясе, Төмән өлкәсе;
  • Сергач радиоканалы 91,4, Түбән Новгород өлкәсе;
  • Мөхәммәт Галләмов һәм Гөлшат Сафина, Башкортстан Республикасы.

«Бөек Җиңүгә 80 ел» номинациясендә җиңүчеләр:

  • «Өмет» газетасы редакциясе, Ульяновск өлкәсе;
  • «Яңарыш» газетасы редакциясе, Удмуртия Республикасы;
  • «Кызыл таң» газетасы редакциясе, Башкортстан Республикасы.

«Иң яхшы интернет-ресурс» номинациясендә җиңүчеләр:

  • Линар Закиров, Мәскәү шәһәре;
  • Таңсылу Габидуллина, Төмән өлкәсе.
news_right_1
news_right_2
news_bot