news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар өчен махсус турпрограмма эшләнәчәк

С. Иванов әйтүенчә, ТРның туризм потенциалын таныту өчен, Россиядә һәм чит илләрдә татар җәмгыятьләре вәкиллекләре мөмкинлекләрен эшкә җигәргә мөмкин

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар өчен, аларның бүгенге Татарстан белән танышуын кайгыртып, махсус турпрограмма эшләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ассызыклаганча, агымдагы елга каралган бурычларның берсе буларак, татарларның милли-мәдәни автономияләре һәм татар диаспоралары белән дә эшләргә кирәк. “Россиядә һәм чит илләрдә татар җәмгыятьләре мөмкинлекләрен эшкә җигүне мөһим дип саныйбыз. Алар базасында, Татарстанның туристлык потенциалын шунда яшәүчеләргә һәм туркомпанияләргә таныту өчен, вәкилләр челтәрен булдыру мөмкин”, - дип белдерде ул.

Комитет рәисе билгеләп узганча, быел Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар өчен, аларның бүгенге Татарстан белән танышуын кайгыртып, махсус турпрограмма эшләнәчәк. “Татар диаспоралары тарафыннан зур кызыксыну тоябыз. Безнең бурыч – мөмкин кадәр күбрәк ватандашларыбызның шушы проект кысаларында Татарстанга килүенә ирешүдә”, - дип басым ясады С. Иванов.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot