news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар КФУда бушлай белем алачак

Белем бирү Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарылачак.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Татарстаннан читтә яшәүче татарлар Казан федераль университетында бушлай белем алу мөмкинлегенә ия. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Татарстанның Россия Федерациясендә һәм Россиядән читтә булган вәкиллекләренә, татар милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләренә юллаган хатында шул хакта хәбәр ителә. 
 
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты - "Төрки халыклар тарихы", "Төрки мөселман дөньясының сәнгать тарихы", "Төрки халыкларның сәясәте һәм икътисады", "Төрки халыкларның тарихы, икътисады һәм мәдәнияте" юнәлешләрендә бакалавр һәм магистрлар булырга теләгән абитуриентларны кабул итә. Белем бирү Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарылачак. 
 
Россия гражданнарының, КФУга укырга керергә теләгән очракта, тарих һәм җәмгыять белеменнән кимендә 65 баллга БДИ тапшырган булуы шарт. Россиядән читтә яшәүче ватандашларыбызга исә тарих, рус теле һәм җәмгыять белеменнән КФУда имтихан тапшырырга һәм "Буду студентом" онлайн ресурсында теркәлү узу кирәк. 
 
  • Татарстаннан читтә яшәүче татарлардан КФУга документлар 20 июньнән 26 июльгә кадәр кабул ителә.
  • Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  05.04.2017 елгы ПР-99 номерлы карары нигезендә, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты, КФУ һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100