news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да Казанга нидер бирергә тиеш — Тәүфик Кәримов

"Кайда гына гомер кичерсәк тә, безнең карашлар Казанга төбәлгән", - ди Казахстанның татарлар һәм башкортлар конгрессы җитәкчесе.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Дөньяның кайсы гына почмагында яшәмәсен, татарлар барыбер Татарстан башкаласына йөз тота, ди Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы идарәсе җитәкчесе Тәүфик Кәримов.

Сүз уңаеннан, Тәүфик Кәримов 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашачак. Әлеге чарага дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130дан артык журналист чакырулы.

“Татарлар дөньяның төрле почмакларына сибелеп яши. Тик кайда гына гомер кичерсәк тә, безнең карашларыбыз Казанга, Татарстанга һәм республика Президентына төбәлгән. Ул безнең бөтен татар милләте вәкилләре өчен лидер булып тора”, - диде Тәүфик әфәнде “Татар-информ” мәгълүмат агертлыгы хәбәрчесенә.

“Билгеле инде, дөньядагы барлык татарлар да киләсе съездның нәтиҗәле булуын көтә. Безгә психологияне үзгәртергә кирәк. Беребезгә дә сер түгел, төбәкләрдә яшәүче татарлар Казаннан ярдәм көтә һәм ул ярдәмне татарча китаплар, концертлар форматында кабул итә. Миңа калса, хәзер инде ике як та хәрәкәт итәргә тиешле вакыт килеп җитте. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да Казанга нәрсәдер бирергә тиеш. Үзләре яшәгән ил белән икътисади элемтәләр урнаштыруда ярдәм кебек булса да”, - дигән фикердә Тәүфик Кәримов.

Шуңа да Казахстанда гомер итүче татарлар Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән барлык чараларда да актив катнаша, ди ул.

“Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан һәм Казахстан арасында икътисади, мәдәни, гомумкешелек элемтәләре яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Монда Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең дә роле зур. Съездга килгәндә, мин аңа нәтиҗәле эш теләп калам. Быел кабул ителгән карарлар телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне үстерү өчен уңай нәтиҗәләр бирсен иде”, - ди Казахстан татарлары вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100