news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан читтә укучы студентлар икенче мәртәбә Казанга җыелачак

Форумга техник һәм гуманитар белгечлекләр, IT өлкә буенча 150 талантлы студент җыелачак.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). 18-22 августта Казанда Татарстан Республикасыннан читтә укучы студентларның II форумы була. Татарстан мәктәпләрен тәмамлаган һәм хәзерге вакытта республикадан читтә белем алучы студентлар очрашуга җыела. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форумның максаты – студентларны республиканың алдынгы предприятиеләрендә эшкә урнаштыру һәм үз урынын табу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү. Форум техник һәм гуманитар белгечлекләр, IT өлкә буенча 150 талантлы студентны җыячак.

Катнашучыларны бай эчтәлекле мәгариф һәм мәдәният программасы, сессиянең нетворкингы, республика җитәкчелеге белән очрашулар, эре предприятиеләр һәм бизнес структуралары топ-менеджменты, WorldSkills стандартлары буенча дөньякүләм эшче һөнәрләр чемпионаты тантанасында катнашу көтә, диелә бу хәбәрдә.

Форумда катнашу өчен республикадан читтә югары уку йортларында белем алучы студентлар (шул исәптән 2019 елда тәмамлаучылар) чакырыла, алар республика белән бергәләп гамәлгә ашыру өчен алдынгы инновацион идеяләрне тәкъдим итәргә әзер. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100