Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстаннан читтәге төбәкләрдән Казанда югары белем алучы татар яшьләре слетка җыела
Быел БДБ илләреннән 97, Россия төбәкләреннән 73 студент һәм Кытайдан 29 тыңлаучы кабул ителгән, соңгы 7 елда республикадан читтән килгән татар студентлары саны 887гә җиткән
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә, 20 октябрь көнне, сәгать кичке 6да «Казан» милли мәдәният үзәгендә (Пушкин ур., 86) Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән, РФ төбәкләреннән килеп Татарстан югары уку йортларына 2004-2009 елларда кергәннәр өчен студентлар слеты уздыра. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә гомер итүче ватандашларны укыту буенча соңгы 7 елда гамәлдә булган программа нигезендә Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Беларусь, Украина, Латвия һәм Литва, Кытай кебек 10 илдән Казанда 887 студент укыганы билгеле. Быел исә БДБ илләреннән 97, Россия төбәкләреннән 73 студент һәм Кытайның Синзянь-Уйгур автономияле районыннан 29 тыңлаучы КДУның әзерлек курсларына кабул ителгән.
Ел саен үткәрелә торган әлеге чара татар студентларының Казан шәһәре мохитына ияләшә алуы мәсьәләләре буенча фикер алышуны, татар халкының милли-мәдәни кыйммәтләренә, үзләре укыган югары мәктәп һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) җәмәгать эшләренә җәлеп итүне күздә тотып оештырыла. Укучы яшьләр белән очрашуга, БТК БК хәбәр иткәнчә, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Азат Зыятдинов, БТК БК рәисе Ринат Закиров, академик Мирфатыйх Усманов, югары укку йортлары ректорлары киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз