Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан читтәге милли ММЧ фәнни-гамәли яклауга мохтаҗ
Шуңа күрә, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы каршында БТК БКның эшче төркемен булдырырга
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга бурычлар билгеләү буенча бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырылган киңәйтелгән утырышта Башкарма комитетның массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе рәисе урынбасары Ирек Шәрипов (“Яңарыш” газетасы, Удмуртия) чыгыш ясап, комиссия утырышы резолюциясендә кабул ителгән тәкъдимнәрне игълан итте.
Алар арасында, аерым алганда, түбәндәге юллар бар.
Татарстаннан читтәге татар массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистларга ярдәм йөзеннән, "Татмедиа" агентлыгы (биредә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы күздә тотыла) каршында БТК БКның эшче төркемен булдырырга. Ул исә Россия министрлыклары һәм халыкара фондлар грантлары алу буенча программалар төзү белән шөгыльләнергә тиеш, чөнки төбәкләрдә ММЧ фәнни-гамәли яклауга мохтаҗ. "Татмедиа" агентлыгыннан күренекле шәхесләр турында, төбәкләрдә телевизион тапшыруларда куллану өчен, аудио һәм видеоязмалар әзерләп таратуны сорарга. Этномәдәни юнәлештә эшләүче журналистларның квалификациясен арттыру өчен, махсус укулар оештырырга һәм, журналистлар укыту системасын заманчалаштыруны сорап, Казан дәүләт университеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз