news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан читтә белем алучы студентларның беренче форумы Казанда була

Форумга дүрт юнәлеш (информацион технологияләр, инженер фәннәр, биомедицина, гуманитар фәннәр) буенча белем алучы студентлар җыелачак.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстаннан читтә белем алучы студентларның беренче форумы 23-26 августта Казанда узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумга 4 юнәлеш (информацион технологияләр, инженер фәннәр, биомедицина, гуманитар фәннәр) буенча белем алучы 100 студент җыелачак.

"Чарада катнашучыларны бай эчтәлекле белем бирү һәм мәдәни программа, нетворкинг сессияләр, республика җитәкчелеге, зур предприятиеләр һәм бизнес структураларының топ менеджменты белән очрашулар көтә. Форумда катнашучылар Red Bull Air Race авиаярышлар буенча Дөнья чемпионатын карый алачак.", диелгән әлеге

Форумга Татарстан Республикасында туган, республикадан читтәге югары уку йортларында белем алучы, Татарстан Республикасы белән бергәләп гамәлгә ашыру өчен алдынгы инновацион идеяләр тәкъдим итәргә әзер булган студентларны чакырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100