news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела

Анда IT, инженерия фәне, биомедицина, гуманитар фәннәр буенча белем алучы 100 студент катнашыр дип көтелә.

(Казан, 21 июль, "Татар-информ"). Татарстаннан читтә югары уку йортында белем алучы студентлар республика башкаласына форумга җыелачак. Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, форум Казанда 23-26 август көннәрендә үткәреләчәк. 
 
Анда IT, инженерия фәне, биомедицина, гуманитар фәннәр буенча белем алучы 100 студент катнашыр дип көтелә. 
 
Аларны белем бирү буенча һәм мәдәни бай программа, республика җитәкчелеге, зур предприятие җитәкчеләре, бизнес вәкилләре белән очрашулар көтә. 
 
Форумда Татарстанда туган студентлар, Татарстаннан читтә белем алучы студентлар, шулай ук, Татарстан Республикасы ярдәме белән берлектә тормышка ашыру өчен инновацияле идеяләр тәкъдим итүче студентлар катнашырга хокуклы. 
 
  • Заявкаларны 25 июльгә кадәр тапшыру шарт. 

news_right_1
news_right_2
news_bot