news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан өч вахтовик Пермь краенда һәлак булган

Ир-атларның үлү факты буенча күзәтчелек ведомствосы Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә тикшерү үткәрә.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстаннан өч вахтовик Пермь краенда һәлак булган. Бу хакта мәгълүмат край прокуратурасының рәсми сайтында барлыкка килде.

Өч эшченең гәүдәсе Усольск районының Шишкино авылы янында урнашкан көнкүреш вагонында табыла. Вахтовиклар эшкә Татарстанның Тукай районыннан килгән.

Ир-атларның үлү факты буенча күзәтчелек ведомствосы Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә тикшерү үткәрә.

«Эш бирүче һәм хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт законнарын, шулай ук хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүгә хокукый бәя биреләчәк», — дип билгеләп үттеләр край прокуратурасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot