news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан өч укучы астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры булды

Татарстан укучылары Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укучылар белән өч турда: теория, гамәли һәм блиц-турнирда көч сынашты.

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Татарстаннан өч укучы астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры булды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Интеллектуаль ярыш Волгоградта 20-25 март көннәрендә узды. Татарстан укучылары Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укучылар белән өч турда: теория, гамәли һәм блиц-турнирда көч сынашты.

Астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстан укучылары өч призлы урын алды. КФУ IT-лицееның 11 сыйныф укучылары Игорь Никоноров һәм Ратмир Газизов, шулай ук 10 сыйныф укучысы Айрат Нотфуллин призер дипломына лаек булды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot