news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан быел 900 мөселман хаҗ кыла

Татарстан хаҗилары арасында күпчелеге хатын-кызлар.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Мәскәү – Казан – Симферополь – Астана ведомстволарының халыкара күпере үтте. Корбан бәйрәменә багышланган видеокүперне Мәскәүдәге “Россия бүген” («Россия сегодня» ) Мәскәү мәгълүмат агентлыгы оештырды.

«ТР МДН Хаҗ» директоры вазифаларын башкаручы Рөстәм Кәримов «ТР МДН Хаҗ» программасы буенча Согуд Гарәбстанында 900 мөселман хаҗ кыла, дип билгеләп үткән.

«Татарстанга 1200 урын бирелгән иде, икътисади кризис аркасында 900 мөселман гына бара алды. Хаҗилар арасында күпчелеге хатын-кызлар булды”, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт Кәримов.

Шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстанда хаҗ вакытында медицина персоналы, медикаментлар белән ярдәм итү югары дәрәҗәдә”, - дип билгеләп үткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100