Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстаннан биш проект «Агротуризм» грантына федераль конкурста җиңде
Татарстаннан биш проект «Агротуризм» грантын алуга федераль конкурста җиңү яулады. 2025 елда дәүләт ярдәме акчаларын алу өчен сайлап алу конкурсында Россиянең 48 төбәгеннән авыл туризмын үстерү буенча 92 проект җиңүче булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«Фермерлар туристлар өчен инфраструктура булдыруга 10 миллион сумга кадәр грант алачак. Бу акчага хуҗалыклар территорияне төзекләндерә, кирәкле җиһазлар сатып ала һәм туристлар өчен шартлар тудыра ала», - дип билгеләделәр ведомствода.
Татарстаннан җиңүчеләр арасында Питрәч районындагы «Деревня Скородумовка» (10 миллион сумлык грант), «Рыболовный туризм в Кайбицком рыбхозе» (7 миллион сумлык грант), Кайбыч районындагы «Ягодное королевство «АртСад» (10 миллион сумлык грант), Әлмәт районындагы «Возрождение села» (10 миллион сумлык грант) һәм Апас районындагы «Агротур «Зеленая гавань» (5 миллион сумлык грант) проектлары бар.
«Агротуризм» эшмәкәрләргә бизнесын киңәйтергә һәм продукциясен сатуның альтернатив каналы хисабына өстәмә керем алырга ярдәм итәргә тиеш.
2021 елның февралендә агротуризм «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына кертелде. Хәзерге рәвештәге илкүләм проектлар Россиядә 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башлап җибәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз