news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар алмашу программасы белән Төркиягә бара

Бу җәйдә «Беренчеләр хәрәкәте» дипломатик клублары әгъзалары алмашу программасы буенча Төркиягә бара алачак. Бу хакта «Татар-информ»га KazanForum 2024 кырларында Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

«Без Билал Эрдоган белән (Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Неджметтин Билал Эрдоган) мәктәпләр арасында алмашу программалары турында фикерләштек. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының башка илләре белән дә диалог бара. Мондый беренче сәфәр быел җәй Төркиягә була. Татарстан укучылары шунда бара, ә аннан безнең республикага киләчәкләр. Смена 10-12 көн дәвам итә, без әлегә тема буенча эшлибез. Мөгаен, бу барысы да кызыксынсын өчен күппрофильле мәйданчык булыр», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Алмашу программасында катнашу өчен «Беренчеләр хәрәкәте» дипломатик клубларының берсендә булырга кирәк. Алар Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә ачылды.

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Форумның программасы белән тулырак халыкара чараның сайтында танышырга мөмкин. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия һәм Малайзия гражданнарның 30 көнгә кадәр визасыз сәфәре турында хөкүмәтара килешү буенча эшли. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында чыгыш ясаганда сөйләде.

Шулай ук бу чара кырларында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Абдулмөслим Абдулмөслимов белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100