Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан Айдар Гатиятов Россиянең фән һәм югары белем министры урынбасары булды
Аңа кадәр Айдар Гатиятов Россия фән министрлыгының милек комплексын үстерү һәм бюджет инвестицияләре департаменты директоры булып эшләгән.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстанда туып-үскән Айдар Гатиятов Россиянең фән һәм югары белем министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта карарны Россия Пермьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
«Гатиятов Айдар Ринат улын Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министры урынбасары итеп билгеләргә», — диелә документта.
- Аңа кадәр Айдар Гатиятов Россия фән министрлыгының милек комплексын үстерү һәм бюджет инвестицияләре департаменты директоры, ә соңыннан ведомствоның бюджет инвестицияләре департаменты директоры булып эшләгән.
- Татарстанда ул Универсиаданың башкарма дирекциясендә әйдәп баручы белгеч була (2011-2012), 2012-2019 елларда республиканың Төзелеш министрлыгында эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз