news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан ашлыкны чит илләргә сату бер ел эчендә 12,6 процентка арткан

Татарстаннан ашлыкны чит илләргә сату бер ел эчендә 12,6 процентка арткан
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан гыйнвардан сентябрьгә кадәр 116,9 мең тонна бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм майлы культуралар, шулай ук көнбагыш шротын экспортлаган. Бу күрсәткеч 2023 елның шул чорына караганда 12,6 процентка артыграк, дип хәбәр итә Татарстанда Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге матбугат хезмәте.

«Экспортка озатыла торган продукция сыйфат һәм куркынычсызлык ягыннан тикшерү уза. Сынауларның нәтиҗәләре ашлыкның норматив документларга, шул исәптән импортер илләрнең таләпләренә туры килүен күрсәтте», - дип белдерде үзәкнең инспекция органы җитәкчесе урынбасары Полина Азаренко.

Экспортка 26,3 мең тонна бодай, 19 мең тонна арпа һәм 6,1 мең тонна горчица озатылган. Моннан тыш, аграрийлар чит илләргә шепкән, җитен, карабодай, солы, кукуруз, ясмык, судан үләне, сафлор, сары кандала үләне һәм эспарцет орлыкларын саткан.

Ашлык продукциясе Татарстаннан 17 илгә төяп җибәрелә. Быел Азия илләре өлеше арту хисабына кайбер төр продукцияне сату юнәлешләре үзгәргән. Әйтик, карабодайны– Монголиягә, бодай, арпа һәм борчакны Кытайга сата башлаганнар.

Көнбагыш шротын Беларусь һәм Азәрбайҗанга озатканнар. Тугыз ай эчендә аның күләме 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда 23 процентка арткан һәм 97,6 мең тонна тәшкил иткән.

Җитен (3,2 мең тонна), вика (1,4 мең тонна), шепкән (374 тонна) автотранспорт белән Беларусь, Польша, Сербия, Чехия һәм Германиягә озатылган.

Солы (230 тонна) – Испания, Польша һәм Таҗикстанга, нут (132 тонна) Чехиягә җибәрелгән.

Узган ел белән чагыштырганда арыш экспортлау күләме өч тапкыр арткан һәм 3,2 мең тоннага җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100