news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан армиягә алынган егетләрнең күбесе коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк

1 апрельдән республикада язгы чакырылыш кампаниясе башланды, аның барышында 3,2 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә алыначак.

Татарстаннан армиягә алынган егетләрнең күбесе коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк
Султан Исхаков

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Елена Кривопатре). 2018 елгы язгы чакырылыш кампаниясе чорында армиягә алынган егетләрнең 45 проценты коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Бүген ТР хәрби комиссары Сергей Погодин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

1 апрельдән республикада язгы чакырылыш кампаниясе башланды, аның барышында 3,2 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә алыначак.

Татарстаннан армиягә киткән егетләрнең 13 проценты — Хәрби-диңгез флотында, 10 проценты Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә Ватан алдындагы изге бурычын үтәячәк.

«Республика быел да Мәскәү Кремле коменданты Президент полкы хезмәтен һәм 154нче аерым комендант Преображение полкын комплектлаштыру бурычын үтәүне дәвам итәчәк», - дип искәртте Погодин.

18 апрельдә армиягә чакырылган егетләрнең беренче партиясе үзләре хезмәт итәчәк хәрби частьләргә юл тотар дип көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot