Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан «Алтын битлек» премиясенә бер спектакль дәгъва итә
2025-2026 еллар сезонында Россиянең «Алтын битлек» милли театр премиясенә Татарстаннан бер генә спектакль дәгъва итә. Россия театр җәмгыяте секретариаты тарафыннан расланган номинантлар исемлеге премия сайтында бастырып чыгарылган.
«Особняк Демидова» театр резиденциясенең «Судьба человека» спектакле «Драма театры. Кече форма» категориясендә тәкъдим ителгән. Михаил Шолоховның шул ук исемдәге хикәясе буенча спектакльне Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров куйган.
Төп рольне ТР атказанган артисты Эмиль Талипов башкара. Аның белән бергә спектакльдә артист-курчакчылар Валерий Антонов һәм Анна Зиннәтуллина катнаша.
Гомумән алганда, «Алтын битлек»нең 33 нче сезоны номинантлары исәбенә 70 спектакль кергән. Тагын 100 куелыш дипломант булды. Шул ук вакытта премиянең икенче сезоны үзгәртелгән регламент буенча үткәрелә – бары тик театр коллективының уртак хезмәте нәтиҗәсе буларак спектакльләр өчен генә.
Уфа «Нур» татар дәүләт театрының «Җәяүле Мәхмүт» спектакле (режиссеры Илсур Казакбаев) «Драма театры. Зур форма» номинациясендә премиягә дәгъва итә. Узган сезонда шул ук театрның Айдар Җаббаров куйган «Тау» спектакле «Алтын битлек» лауреаты булган иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз