news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан Альбина Шаһиморатова The Metropolitan Opera сәхнәсендә җырлады

Нью-Йоркның The Metropolitan Opera театры сәхнәсендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театры солисткасы Альбина Шаһиморатова беренче тапкыр чыгыш ясады

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Нью-Йоркның The Metropolitan Opera театры сәхнәсендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театры солисткасы Альбина Шаһиморатова беренче тапкыр чыгыш ясады. Ул В.А.Моцартның “Тылсымлы флейта” операсындагы Төн Патшабикәсе партиясен зур уңыш белән башкарды. Спектакльдә шулай ук танылган артистлар - Julia Kleiter, Matthew Polenzani, Hans-Peter König да катнаштылар. Опера оркестры белән Адам Фишер дирижерлык итте.
Альбина Шаһиморатова П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен укып тәмамлый. 2004-2006 елларда К.Станиславский и Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академик музыка театрында эшли. 2006-2008 елларда АКШның Houston Grand Opera театрында стажировка узганнан соң, М.Җәлил исемендәге Татар академик опера һәм балет театрында җырлый башлый.
Альбина – П.Чайковский исемендәге Халыкара конкурсының I премиясе һәм Алтын медале, М.Глинки исемендәге Халыкара яшь опера җырчылары бәйгесе I премиясе һәм башка бүләкләр иясе. Аның репертуарында Дж.Вердиның “Травиата” операсында – Виолетта, Н.Римский-Корсаковның «Сказка о царе Салтане» операсында - Царевна-Лебедь, В.Моцартның “Дон Жуан” операсында – Донна Анна, Дж.Пуччининың “Богема” операсында – Мюзетта, Дж.Вердиның «Риголетто» операсында Джильда һәм башка танылган партияләр бар. 2009 елда ул Татарстан Республикасының халык артисткасы исеменә лаек була.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, The Metropolitan Opera – дөньяның иң атаклы опера сәхнәләренең берсе. Рус җырчыларыннан анда Федор Шаляпин, Галина Вишневская, Елена Образцова, Дмитрий Хворостовский, Анна Нетребко кебек танылган опера җырчылары җырлаган. Альбина Шаһиморатова шушы сәхнәдә Татар опера һәм балет театрын беренче тәкъдим итүче була. Җырчы Төн Патшабикәсе партиясен тагын берничә спектакльдә башкарачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100