news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан Айдар Бәйрәмов Дагыстан Федераль салым хезмәте идарәсен җитәкләячәк

Дагыстан Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе итеп Татарстан кешесе – Түбән Камада яшәүче Айдар Бәйрәмов билгеләнде. Бу хакта хәбәр җирле социаль челтәрләрдә чыкты.

Бәйрәмов 2010 елда Түбән Камада Россия Федераль салым хезмәтенең 11нче районара инспекциясе җитәкчесе була, бу вазифада 13 ел эшли.

Моңа кадәр дә Дагыстан идарәсен дүрт ел дәвамында Татарстан кешесе Газинур Әпсәләмов җитәкләгән иде. Узган ел ул Ульяновск өлкәсе буенча Федераль салым хезмәтенә күчте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу мәгълүматны рәсми рәвештә раслау әлегә юк. Федераль салым хезмәте сайтында Бәйрәмовның билгеләнүе турында хәбәр чыкмады, анда ведомство җитәкчесе вазифаларын Нурулла Хизриев башкара, дигән мәгълүмат саклана.

«Татар-информ» хәбәрчесе Түбән Кама хакимиятенә мөрәҗәгать юллады – якын арада мәгълүматны ачыкларга вәгъдә иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot