news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан “Агросила” һәм Британиядән Househam компаниясе хезмәттәшлек турында килеште

Чаллыда Househam компаниясенең техникага хезмәт күрсәтү һәм техниканы сату буенча вәкиллеге төзелергә тиеш.

Татарстаннан “Агросила” һәм Британиядән Househam компаниясе хезмәттәшлек турында килеште
president.tatarstan.ru

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Лондонда IV Россия-Британия бизнес-форумы барышында Татарстанның “Агросила” һәм Британиянең Househam компанияләре хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документны имзалаганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Килешү хезмәттәшлекне этаплап үстерүне күзаллый. Беренче этап кысаларында Househam “Агросила”га алга таба тестлаштыру өчен ике сиптерткеч бирә, дип җиткерә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан компаниясе сиптерткечләр кырларны эшкәртүдә нәтиҗәлелекне арттыруга, сыйфатны күтәрүгә һәм уңыш күләме артуга ярдәм итәр дип исәпли.
Моннан тыш, Чаллыда Househam фирмасы техникасына хезмәт күрсәтүдә һәм сату буенча вәкиллек төзелергә тиеш.

Househam Британия компаниясе бүгенге көндә елына 80 сиптерткеч һәм аннан да артыгракны җитештерә. Ул Берләшкән Корольлекләр фирмалары арасында лидер булып тора, аның еллык җитештерү әйләнеше 11 млн фунтка җитә.

“Агросила” компаниясе Идел буе төбәкләрендә әйдәп баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе.

Вертикаль-интеграцияләнгән холдинг бөртекле культуралар үстерүче, кош ите, сөт продуктлары, шикәр җитештерүче предприятияләрне туплый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot