Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан агроном «Үз һөнәрендә иң яхшысы» бөтенроссия конкурсында җиңде
Татарстан Республикасы Актаныш районының «Нигез» авыл хуҗалыгы предприятиесе баш агрономы Рузил Зәкиев «Үз һөнәрендә иң яхшысы» бөтенроссия конкурсында «Агроном» номинациясендә җиңүче булды. Конкурсның федераль этабы Мордовиядә узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсы – «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше. Агроном һөнәре авыл хуҗалыгында төп һөнәрләрнең берсе санала. Якындагы биш елда әлеге тармак 638 меңнән артык шундый белгеч җәлеп итүгә мохтаҗ», – диелә хәбәрдә.
Быел номинацияләр саны 20гә кадәр арттырылган. Һөнәрләр аларга урта сроклы перспективада булган ихтыяҗ дәрәҗәсен исәпкә алып сайлап алынган.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерларга акчалата бүләкләр тапшырылачак: беренче урын өчен 1 миллион сум, икенче урын өчен 500 мең сум һәм өченче урын өчен 300 мең сум.
«Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсы эшче һөнәрләрнең абруен арттыру һәм белгечләрнең һөнәри үсешен стимуллаштыруга юнәлтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз