news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан 98 кеше хаҗ кылырга юл алды

ТР мөселманнарының Диния нәзарәте вәкиле сүзләренчә, хаҗ кылучыларның беренче төркеме юлламаларны түбән бәядән алучылар

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Кичә Казан аэропортыннан беренче төркем - 98 кеше Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга юл алды. Аларны озатырга югары даирәдәге җитәкчеләр дә, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре дә килмәгән иде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе аэропортта булып, хаҗ юлына кузгалучылар белән аралашты.

Хаҗиларның беренче төркеме Казан – Мәскәү – Дубай маршруты буенча очты. Дубайдан Мәккәгә кадәр алар автобусларда барачак, юлның бу өлеше ике тәүлек вакытны ала.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына "Дум РТ Хаҗ" вәкиле Рөстәм Кәримов сөйләгәнчә, хаҗ кылучыларның беренче төркеме юлламаларны минималь бәядән алучылар, быел аның бәясе 135 мең сум тора.

«Бүген 49ар кешелек ике төркем юлга чыкты. Шулай ук алар белән табиб һәм озата йөрүчеләр дә бар», – дип аңлатты ул.

«Казан» халыкара  аэропортыннан хаҗга Казан, Чистай, Буа, Әлмәт районнары, шулай ук Ульяновскидан һәм Пермь крае мөселманнары китте.

Буа районыннан Мәккәгә 12 мөселман юл алды. «Хаҗ һәрвакыт мөселманнардан шактый акча тотуны сорый, шуңа да кешеләр изге җирләргә бару өчен еллар буе акча туплый. Шуңа да карамастан, быел хаҗга бару бәяләре күтәрерлек”, - дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов.

Казаннан Ләйлә ханым Фазлыева инде икенче тапкыр хаҗ кылырга бара. Аның сүзләренчә, акча белән балалары ярдәм иткән. “Әгәр дә кешенең кыйбласы дөрес икән, изге юлга акча да, вакыт та табыла”, - диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән аралашкан барлык мөселманнар да Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьнең аларны куркытмавын һәм хаҗ кылырга киртә була алмаганын әйттеләр.

Шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына 30 августта иртән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да хаҗга юл алачагы билгеле булды.

Хаҗ кылу ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы һәм яшәү рәвеше булган изге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә булып, күңелләрне чистартып-пакъләндереп кайту мөмкинлеге. Һәр мөселман үз гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100