news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан 8 чаңгычы Россия беренчелегендә катнаша

Чиләбе өлкәсендә узачак Россия беренчелегендә 8 чаңгычы республиканы тәкъдим итә

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Февраль ахырында Чиләбе өлкәсендә узачак Россия беренчелегендә 8 чаңгычы республиканы тәкъдим итә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Эдуард Галиев белдерде.
23 февральдә Чиләбе өлкәсе Златоустта старт ала торган Россия беренчелегендә 4 егет һәм 4 кыз Татарстанны тәкъдим итәчәк, дип билгеләп үтте Эдуард Галиев. Алар бу хокукка кичә Зәйдә узган чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә ирешгте. Э.Галиев фикеренчә, Идел буе федераль округы беренчелегендә 14 төбәктән 186 спортчы катнашкан. Татарстан вәкилләре арасыннан Юлия Халькова (Казан) 2 урынны алган.
Идел буе федераль округы беренчелеге призерлары кубок, медаль һәм дипломнар белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100