news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан 7,2 мең тонна бодай Мисырга җибәреләчәк

«Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге»ның Татарстан буенча филиалы белгечләре ике теплоход трюмнарын әзерләгән. Суднолар яңа уңыштан 7,2 мең тонна азык бодаен Краснодар крае портына, ә аннан Мисырга җибәрү өчен билгеләнгән.

«Төяп җибәрү АПК филиалы тарафыннан бирелгән уңай бәяләмә, аннары Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән алынган, продукциянең контракт таләпләренә һәм импортер илнең билгеләнгән таләпләренә туры килүен раслый торган карантин сертификаты нигезендә гамәлгә ашырылды», - дип хәбәр итте «ЦОК АПК» Татарстан Республикасындагы филиалының гаризаларны, пробаларны (үрнәкләрне) кабул итү һәм нәтиҗәләр бирү бүлеге башлыгы Екатерина Заболонская.

Шулай ук филиал белгечләре контролендә Белоруссия, Азәрбайҗан, Грузия, Казахстан, Монголия, Кытай, Төркия кебек илләргә солы, борчак, карабодай, җитен, рапс, вика, расторопша җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot