news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан 3 меңгә якын турист Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарланырга мөмкин

Татарстаннан якынча 3 мең турист Якын Көнчыгыш территориясендәге һава киңлегенең ябылуы аркасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарланырга мөмкин. ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов «Татар-информ»га шул хакта хәбәр итте.

«Статистика даими рейслар саны һәм әлеге рейсларның тулылыгы нигезендә исәпләнгән. Без Казаннан рейслар санын исәпкә алып, якындагы 10 көнне санадык. Атнага Flydubai сигез-тугыз рейс, Air Arabia җиде рейс, Etihad Airways өч рейс башкара. Бортның уртача йөкләнеше - 150-170 кеше», - диде эксперт.

2 мартка булган мәгълүматлар буенча, Якын Көнчыгышта һава киңлеге тулысынча диярлек ябык. Авиаэлемтәне Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Бахрейн, Иордания, Сирия, Ливан туктатты.

Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) билгеләп үткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Катар кебек илләрнең һава киңлеге ябылу алар аша Азиягә һәм Һинд океаны утрауларына очучы транзит туристларга да кагылган.

«Туристлар ташлап калдырылмаячак, дип уйлыйм. Моңа тыныч һәм паникасыз карарга кирәк. Әйе, вазгыять форс-мажорлы, һәм барысы да моны аңларга тиеш», - дип йомгаклады Мифтахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot